Студентлар тормышы -тормышта иң якты һәм кызыклы чор

2022 елның 27 гыйнвары, пәнҗешәмбе

25 гыйнвар көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре студентлар белән студентлар көненә багышланган очрашу кичәсе үткәрделәр. Студентлар тормышы-тормышыңдагы иң якты һәм кызыклы чор, син чиксез күп кешеләр белән танышасың, нәрсәгә дә булса яңа белем аласың һәм, әлбәттә, дуслар табарсың. Безнең студентлар шундый фикерләре белән уртаклаштылар. Кичә нәтиҗәле узды, һәр студент үзенең тормыш турындагы хис-кичерешләре белән уртаклашты, ничек һәм кайда укуларын сөйләде. Үзара тәҗрибә уртаклаштылар. Соңыннан бердәмләшеп стенгазета ясадылар һәм тәмле чәй эчтеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International