Предприятие эре мөгезле терлекләр сую юнәлешендә эшли, барлык санитария таләпләренә җавап бирә. Кооператив районның барлык эре авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, фермерларга һәм шәхси хуҗалыкларга хезмәт күрсәтә, терлекләр кайтару өчен вакытында исәп-хисап ясый.
2021 елда предприятие 451 миллион сумлык 1646,55 тонна ит саткан-узган елга караганда 32 тоннага күбрәк. Бүгенге көндә кооперативта 34 кеше эшли.
2021 елда ит эшкәртү цехы тулы көченә эшли башлады. Ит Мәскәү, Казан һәм Ижевск шәһәрләрендә сатыла.
Соңгы елларда Байлар Сабасы район үзәгендә «Минем ит кибетем» бренды астында яңа суелган ит һәм ит продукциясе сату буенча 2 кибет ачылды, 2021 ел ахырында мондый кибет Теләче район үзәгендә дә эшли башлады. Кооператив шулай ук районда һәм Казан шәһәрендә үткән авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә дә актив катнашты. Халыкка һәм предприятиеләргә "Умырзая" эшкәртү-сату авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы продукциясе бик ошый.
Еллык җыелышта район җитәкчелеге исеменнән Башкарма комитет җитәкчесенең инвестицион үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча урынбасары И.И. Котдусов катнашты.