Яшьләр белән очрашу

2022 елның 26 гыйнвары, чәршәмбе

22  гыйнвар көнне  Килдебәк авыл китапханәчесе  мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә студентлар көне уңаеннан  «21 нче гасыр студенты» исемле очрашу уздырдылар.  Студентлар өчен төрле конкурслар, уеннар, музыкаль номерлар башкарылды, шулай ук бергәләшеп җырлар җырланды, студентлар тормышыннан кызыклы вакыйгалар сөйләнде. Катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм дискотека белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International