Мәдәният йортында чара

2022 елның 19 гыйнвары, чәршәмбе

Иштуган авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Кыш бабайда кунакта" дип исемләнгән Раштуа бәйрәме үткәрделәр .Башта балаларга театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Төрле төстәге, ялтыравыклы гирляндалар һәм якты бизәлгән чыршы балаларга могҗиза хисе китерде. Тамаша башланганнан бирле әкият геройлары - Баба Яга, Кызыл Калфак, Кар патшасы балаларны тылсымлы әкият дөньясына җәлеп итте. Балалар бәйрәм атмосферасына чумдылар, кызыклы конкурсларда катнаштылар. Кыш бабай белән Кар кызы барлыкка килү белән җыр-бию, чыршы тирәли әйлән-бәйлән белән чын бәйрәм башланды. Ел дәвамында клубта һәм китапханәдә үткәрелә торган чараларда, конкурсларда иң актив катнашучылар Кыш Бабайдан истәлекле бүләкләр алдылар. Балалар һәм ата-аналар уңай эмоцияләр һәм күтәренке Яңа Ел кәефе алдылар. Ә бәйрәмне оештыручылар өчен Яңа елга иң яхшы бүләк-ул балаларның һәм рәхмәтле әти-әниләрнең бәхетле күзләрен күрү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International