"Исәнме, Иске Яңа ел!»

2022 елның 19 гыйнвары, чәршәмбе

Иштуган авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Исәнме, Иске Яңа ел!» дигән күңел ачу программасы – ял кичәсе үткәрделәр. Чарада катнашучылар барысы да бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштылар, Иске Яңа елны кайда каршы алуларын белделәр, бу көнне гореф-гадәтләр турында сөйләштеләр, халык сынамышларын укыдылар, уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар. Кыш Бабай кунаклар белән уеннар үткәрде һәм Иске Яңа елда җитешлек, бәхет һәм сәламәтлек теләде. Үзешчәннәр башкаруындагы иҗади номерлар кунакларга уңай кәеф бүләк итте. Кичә чыршы янында әйлән-бәйлән һәм дискотека белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International