Итекле футбол

2022 елның 10 гыйнвары, дүшәмбе

Югары Шытсу авылында Яңа ел бәйрәме уңаеннан авыл яшьләре һәм кайткан кунаклар катнашында итекле футбол ярышы булып узды. Ярышны үткәрүдә Түбән Шытсу авыл җирлегендә урнашкан кибетләр акчалата ярдәм итте: Мостафин Айдар Ибраһим улы, ШЭ Нуриева, ШЭ Сөнгәтуллина, ШЭ Хидиятуллин, ИШЭГабдрахманова.   Укучылар арасында беренче урынны Ю.Шытсу командасы алды, икенче урында Т.Шытсу. Олылар арасында беренчелекне Саба-Шытсу командасы яулады, икенчедә Ю.Шытсу, өчтә Елыш командасы калды. Барлык катнашучыларга һәм иганәчеләргә рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International