«Бәхетле билет» Яңа ел лотереясы

2022 елның 8 гыйнвары, шимбә

   Олы Нырты авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре традицион рәвештә яңа ел лотерея билетлары уйнаттылар. Якынлашып килүче Яңа ел белән барлык катнашучыларны да Кыш Бабай һәм Кар кызы чын күңелдән котлады. Чөнки Яңа ел - үткәнне, бүгенгесен һәм киләчәген, якты хыялларны һәм яңа максатларны искиткеч итеп берләштерә торган бәйрәм. Лотерея призлар уйнату күңелле уеннар, җырлар һәм биюләр белән чиратлашып барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International