"Кыш бабай белән, стартка!"

2022 елның 7 гыйнвары, җомга

2 гыйнвар көнне Иштуган авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар белән "Кыш бабай белән, стартка!" Чараның төп максаты: балалар өчен бәйрәмнең эмоциональ атмосферасын булдыру, төрле яшьтәге балаларны уртак уен эшчәнлегенә җәлеп итү иде. Бәйрәм эстафета рәвешендә үткәрелде. Ярышлар башланыр алдыннан катнашучылар 2 командага бүленде. Беренче команда – «Кар бөртекләре», икенчесе – «Кар кызлары". Эстафета төрле этапларны үз эченә алды: «кричалка», «Змейка», «итекләр», «боланнар җигү», «Боулинг", «кем кар күбрәк», «эзеңне күр» кышкы спорт темасына табышмаклар чишү. Балалар эстафетада актив катнаштылар. Эстафетаны үткәрүдә ярыш мизгелләре булуга карамастан, чарада күңелле һәм дустанә атмосфера сизелде.Бәйрәмдә пассив Күзәтүчеләр булмады. Барлык балалар да бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International