2022 елның 5 гыйнварында "Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат -йорты"нда тәрбияләнүче балалар район үзәгендә уздырылган Саба муниципаль район башлыгы чыршысында катнаштылар.
Чараны Саба муниципаль районы башлыгы Миннеханов Р.Н. чыгышы белән башлап җибәрде. Ул барлык балаларны да Яңа ел белән котлады. Район башлыгы чыгышыннан соң балалар кызыклы, әкияти чыгыш карадылар. Аннан соң танылган артист Рафис Калимуллин катнашында бәйрәм дискотекасы оештырылды. Бәйрәм балаларга бик ошады.