Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре, балаларның әти-әниләре чакыруы буенча, гаиләгә барып Яңа ел бәйрәме белән котлау эшен актив алып баралар. Балаларга кызыклы уеннар һәм әлбәттә инде Кыш бабайдан бүләк әзерләп тапшырыла.