3 гыйнварда МБУ "Саба-Арена" спорт мәктәбендә 2019 елгы Россия чемпионатының көмеш призеры, 2020 елгы Россия чемпионатының бронза призеры, Казан шәһәренең 2019 елгы иң яхшы спортчысы, Неаполь шәһәрендәге (Италия) җәйге Универсиаданың бронза призеры, өстәл теннисы буенча Россиянең спорт мастеры Саъди Исмаилов булып китте. Өстәл теннисы бүлеге Саъдины өстәл теннисын яратучылар белән тренировкада катнашырга һәм үз белемнәре һәм тәҗрибәсе белән уртаклашырга чакырды. Саъди разминка үткәрде һәм күп кенә күнегүләр күрсәтте. Мастер-класс ахырында спортчы автографлар өләште.