Яңа ел белән, дуслар!

2022 елның 4 гыйнвары, сишәмбе

«01» гыйнвар көнне Өтернәс авыл клубы хезмәткәрләре урамда «Яңа ел белән, дуслар!» дип исемләнгән бал-маскарад үткәрде. Сценарий үзенчәлекле һәм мавыктыргыч булды. Бу яңа ел кичәсенә килгән һәркем тамашачылар гына түгел, ә актив катнашучылар да булды: яңа ел җырлары җырладылар, биеделәр, төрле уеннар уйнадылар. Эзмә мәдәният йорты, Мингәр, Иләбәр авыл клубы хезмәткәрләре һәм авыл үзешчәннәре концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Катнашучылар үткәрелгән чарадан канәгать калдылар, киләсе елга күп кенә уңай энергия алдылар. Бәйрәм Яңа ел дискотекасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International