Җиңүчеләр бүләкләнде

2021 елның 29 декабре, чәршәмбе

26 нчы декабрь көнне Казан шәһәренең креатив индустрияләр штаб-резиденциясендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгы белән берлектә «Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы» региональ иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган республика конкурслары нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне һәм лауреатларны бүләкләү  тантанасы булып узды.

Әлеге чарада  Лесхоз урта мәктәбе укучысы Насибуллина Ильвина ПРО100 белем бирү интенсивының җиңүчесе итеп танылды. Ә аның җитәкчесе-Зиннәтуллина Гөлүсә Миннемөхәммәт кызы балалар хәрәкәтен үстерү буенча авторлык программалары, методик эшләнмәләр һәм фәнни мәкаләләр республика конкурсы лауреаты исеменә лаек булдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International