Лесхоз бистәсендә чыршы ачылышы

2021 елның 27 декабре, дүшәмбе

24 декабрь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Мишә авыл җирлеге белән берлектә Лесхоз бистәсендә «Чыршы чыршы без сине сагынып коттек ел буе»дип исемләнгән Чыршы ачылышы оештырдылар.Чыршыны ачуда Лесхоз бистәсе оешмалары катнашты.Алар барысы да клоуннар,аюлар, чегән, кабаннар, санта-клауслар, кар бабайларның костюмлаштырылган геройлары иде. Чара оешмаларны сәламләү белән башланып китте . Аннан соң парадта катнашучылар кунаклар өчен төрле уеннар әзерләделәр, яңа ел җырларын башкардылар. Барлык кунакларны кайнар чәй, пылау, хашлама, тәм-томнар белән сыйладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International