2021 елның 26 декабрендә Питрәчтә 2009нчы елгы һәм аннан кечерәк яшүсмерләр арасында баскетбол буенча ачык турнир булып узды. Ярышларда Питрәч, Арча, Балтач һәм Саба районыннан килгән “Сабантуй” спорт мәктәбе катнашты. “Сабантуй” спорт мәктәбеннән баскетбол спорт секциясенә йөрүче спортчылар һәм аларның тренеры Шакиров Ш.Х. уңышлы чыгыш ясады.
Ярыш нәтиҗәләре буенча икенче урынны “Сабантуй” командасы алды.
Барлык җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар белән бүләкләнде.