Сәнгать һәм технология фәннәре атналыгы кысаларында Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар белән төрле кызыклы чаралар үткәрелде. Шундыйлардан 5,6нчы сыйныф кызлары арасында үткән “Оста куллар” викторинасын, квадракоптерлар ярышын, “Машиналар тарихы” кичәсен, автомобиль модельләрен җыю ярышын санап китәргә була. Атналыкта кызлар үзләренең кул эшләренә осталыкларын исбатласалар, егетләр исә техниканы ни дәрәҗәдә камил белүләрен күрсәттеләр.