Бәйрәм җиткәнен чыршы
Кайлардан гына белгән.
Энәле күлмәген кигән дә
Безгә кунакка килгән.
Дуслар белән бергәләп
Бәйрәмне каршыларбыз.
Чыршы тирәли уйнап,
Җырлап күңел ачарбыз.
6 нчы номерлы “Балачак” балалар бакчасында ясле, кечкенәләр һәм уртанчылар төркемендә Яңа ел бәйрәмнәре гөрләп үтеп китте. Балалар чыршы бәйрәмен бик зарыгып, матур җыр-шигырьләр өйрәнеп, көтеп алдылар. Бәйрәмнең төп кунаклары булган -Кыш бабай белән Кар кызы, шулай ук урман җәнлекләре тагын да күркәмлек өстәделәр. Бәйрәм балаларга бик ошады.