Татарстанда яшәүче төрле милләт вәкилләренең дуслык фестивале

2021 елның 23 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстанда яшәүче халык вәкилләренең туган телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, республиканың күпмилләтле халык бердәмлеген ныгыту максатларында, 2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.

Саба бистәсенең 3 нче номерлы “Шоколад” балалар бакчасында Татарстанда яшәүче төрле милләт вәкилләренең дуслык фестивале үтте. Балалар  һәр милләтнең үзенчәлекләрен ачарга тырыштылар. Программада татар, рус телендә шигырьләр укылды. Рус халык,башкорт, марий,татар халык биюләре, тәкъдим ителде. Татар халкының уеннары уйналды.

Иң ахырдан балалар башкаруында “ Дуслык” җыры яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International