“Тимершык “Кояшкай” балалар бакчасы МБМБУ да мәктәпкәчә белем бирү оешмалары укытучылары өчен «Балалар бакчасында сәяси мәдәни белем һәм тәрбия» темасына төбәкара семинар үткәрелде. Семинарда педагогика фәннәре кандидаты, доцент, “Туган телдә сөйләшәбез”, “Говорим по татарски” УМК авторы Зарипова З.М., Киров һәм Пермь өлкәсеннән, Владивосток каласыннан, Теләче, Балтач, Кукмара, Арча һәм Саба районы балалар бакчасында эшләүче укытучылар катнашты..Семинар барышында дәресләр, күңел ачу чарасы күрсәтелде, семинарның төп темасын яктырткан чыгышлар тыңланды. Катнашучылар шулай ук район педагогларының автор дидактик уеннары күргәзмәсендә булдылар. Семинар нәтиҗәләре буенча кунаклар районда мәктәпкәчә тәрбиянең торышына югары бәя бирделәр, балалар бакчасы эшен уңай бәяләделәр.