Бигәнәй мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә инвалидларның өйләрендә булдылар. Инвалидлар декадасы-мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә даими игътибар кирәклеге турында җәмгыятькә тагын бер искәртү. Һәр кешегә игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтү көченнән килә. Билгеле булганча, инвалидларның проблемаларының берсе булып аралашу җитмәү тора. Бигәнәй авылында да мораль ярдәм , игътибар һәм җылы сүз кирәк булган кешеләр яши. Без коллективыбыз белән инвалидлар: Ибраһимова Р,, Мәүлетова И,, Галиева Р., Зәйнуллина Л, янына барып бүләкләр тапшырдык. Безнең аралашу җылы дустанә мөнәсәбәттә үтте. Яңалыклар белән уртаклаштылар, бер-берләренең уңышларына куандылар, йөрәк җылысын бүләк иттеләр. Бу күркәм мөмкинлекләре чикле кешеләр янына бару традициясе алга таба да дәвам итәр дип ышанабыз.