"Минем Россия Геройлары" дип исемләнгән тарих сәгате

2021 елның 18 декабре, шимбә

Россиядә Ватан Геройлары көне-илебездә ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Бу көн уңаеннан Мамалай авыл клубында Бигәнәй китапханәсе белән берлектә "Минем Россия Геройлары" дип исемләнгән тарих сәгате үткәрелде. Әлеге тематиканың максаты-Ватан тарихын өйрәнүгә мәхәббәт һәм кызыксыну тәрбияләү, патриотизм хисе тәрбияләү, ил геройларына һәм өлкән буынга тирән хөрмәт тәрбияләү. Балалар герой - ул батырлык, кыюлык, ныклык, үз-үзен корбан итүгә әзерлек күрсәтеп батырлык кылган кеше, дип үзләштерделәр. Геройлар тумый, алар булалар, димәк, һәркемнең киләчәктә Россия Герое булу мөмкинлеге бар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International