"Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат – йорты»нда «Кыш бабайнын бияләйләре» дип исемләнгә шөгель

2021 елның 17 декабре, җомга

2021 елның 15 декабрендә  ГКУ "Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат – йорты» нда Тимергалиева И. җитәкчелегендә «Кыш бабайнын бияләйләре» темасына дәрес үткәрде.

Максат: төп төсләр (кызыл, зәңгәр, сары, яшел) һәм ябыштыру техникасы турындагы белемнәрне берләштерү.

Яңа ел - дөньядагы иң кунелле , иң кызыклы бәйрәмнәрнең берсе. Балалар һәм олылар бу бәйрәмне түземсезлек белән көтәләр. Яңа елда барлык балалар Кыш Бабайдан бүләкләр алу өчен шигырьләр, җырлар өйрәнәләр. Бүген без балалар белән Кыш бабай  өчен аппликация ясадык һәм чыршы өчен уенчыклар. Дәрес кызыклы һәм мавыктыргыч булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International