В. Г. Мәхмудов истәлегенә багышланган авыл районнарының ирләр һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы чемпионаты.

2021 елның 15 декабре, чәршәмбе

2021 елның 9-12 декабрендә Буа шәһәрендә В. Г. Мәхмудов истәлегенә багышланган авыл районнарының ирләр һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча безнең ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары мактаулы 2 нче урыннарны яуладылар.

Спортчыларыбызны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International