13 декабрь көнне "Саба-Арена" спорт мәктәбендә ир-атлар арасында өстәл теннисы буенча район чемпионаты узды. Бүләкләү тантанасында Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Рамазан улы Гарипов катнашты. Ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә:
җитәкче ирләр арасында:
1 урын - Шәфигуллин Фаил (Сатыш авыл җирлеге башлыгы),
2 урын-Исмәгыйлев Илдус (Санэпидем станциясе),
3 урын-Баһманов Артур ("Саба-Арена" спорт мәктәбе директоры).
Ир - атлар арасында:
1 урын-Хаҗиев Илмир ("Саба - Арена" спорт мәктәбе),
2 урын - Гарипов Алмаз (ФБП),
3 урын-Миңнеханов Инсаф.
Барлык җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз!