"Тормыш матур булсын"

2021 елның 10 декабре, җомга

Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре Инвалидлар декадасы кысаларында "Тормыш матур булсын" дип исемләнгән концерт оештырдылар . Әлеге чараның максаты мөмкинлекләре чикле кешеләргә карата балаларда гуманлы мөнәсәбәт формалаштыру иде.Алар алдында төрле концерт номерлары белән балалар чыгыш ясады.Күчтәнәчләр тапшырдылар,сәламәтлек, озын гомер теләделәр.Аларның йөрәкләрендә бары тик җылы һәм шатлыклы мизгелләр генә калды.Мондый кайгырту җәмгыять тормышының аерылгысыз өлеше булып тора һәм кешеләргә тормышларына ышаныч бирә, алар без беркемгә дә кирәк түгел, дип уйламый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International