Инвалидлар декадасы

2021 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе

7 декабрь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Инвалидлар декадасы кысаларында Лесхоз бистәсе инвалидларына өйләренә барып бүләкләр тапшырдылар. Инвалидлар декадасы-мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә даими игътибар кирәклеге турында җәмгыятькә тагын бер искәртү. Киләчәк буыныбыз да безнең кебек кешеләрнең мөмкинлекләре чикле булуын онытмасын иде. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә йөрү традициясе гадәти тормышта да дәвам итәр дип өметләнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International