Җир йөзенә һәр кеше үз язмышы белән туа. Тирә-юнебездә сөйләшү, күрү, ишетү, ирекле хәрәкәтләнү сәләтләреннән мәхрүм ителгән кешеләр күп. Кайберләре дөнья йөзенә шундый булып туа, ә кайберләре аерым сәбәпләр аркасында әлеге сәләтләрен югалталар.
Декабрь аеның беренче ункөнлеге Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан бүген Шәмәрдәннең 1 номерлы “Әкият” балалар бакчасында Имамиева Рияна белән очрашу оештырылды.
Балаларда мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү өчен мондый очрашулар оештыру бик мөһим. Бу очрашу барышында Рияна спорт һәм иҗат өлкәләрендә яулаган уңышлары белән уртаклашты, балаларга үзенең яраткан җырын бүләк итте. Ә балалар аңа “Бүре һәм кәҗә бәтиләре” әкиятен сәхнәләштерделәр, биюләр, шигырьләр һәм үз куллары белән ясалган рәсемнәрен бүләк иттеләр.
Бу очрашуда катнашканнары өчен Риянага һәм әнисенә зур рәхмәтебезне белдерәбез.