"Экологик серпантин" дип исемләнгән уен программасы

2021 елның 5 декабре, якшәмбе

Килдебәк авыл китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә балалар өчен "Экологик серпантин" дип исемләнгән уен программасы үткәрделәр. Чара барышында балалар янына убырлы карчык кунакка килде. Ул балаларга сораулар бирде һәм табигать турында сөйләде. Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында мәгълүмат җиткерде. Балалар белән табигатьне саклау өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында да сүз барды, ә балалар үз фикерләрен әйттеләр. Уен бик күңелле һәм кызыклы килеп чыкты.  Балалар хайваннар һәм үсемлекләр турында бик күп кызыклы фактлар белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International