Әнкәй дигән бөек йолдыз бар

2021 елның 3 декабре, җомга

Ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә һәрберебезнең йөрәгендә иң кадерле кешегә – әнигә карата наз хисләре уята торган бәйрәм, Әниләр көне билгеләп үтелә. Эзмә авыл жирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре әлеге бәйрәм уңаеннан “Әнкәй дигән бөек йолдыз бар” дигән исем астында тематик кичә оештырдылар. Чараның беренче өлешендә  “Әсәрләрдә  хатын – кыз  образы” дигән исем астында әдәби – интеллектуаль уен уздырылды. Чарага килгән әниләр ике командага бүленеп  укыган китапларын искә төшереп һәр сорауга төпле җавап бирделәр. Икенче өлештә җырлы биюле уеннар оештырылды. Нәфис сүз, матур җырлар аша әниләребез үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Чара чәй табыны артында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International