Байлар Сабасында 2022нче ел өчен гражданнардан үзара салым акчасын җыю эше башланды

2021 елның 2 декабре, пәнҗешәмбе

 

    Саба шәһәр җирлеге башлыгы карары нигезендә, Байлар Сабасы бистәсендә яшәүче гражданнарның 2022нче ел өчен үзара салым акчасын җыю буенча оешма, предприятие һәм учреждениеләрдә җыелышлар үткәрелде. Җыелышларда нигездә ачык тавыш бирү юлы белән, бистәне төзекләндерү өчен һәр балигъ булган кешедән 300 сум акча җыюга ризалык бирелде. Мондый төр җыелышлар хезмәт коллективларында 1нче декабрьдә төгәлләнде. Аннары исә, кабул ителгән Нигезләмә буенча, гражданнардан акча җыю эше 2 ай дәвамында тәмамланырга тиеш.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International