«Югары-Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» нда «Яратканнарыма бүләк» дигән темага открытка ясау

2021 елның 26 ноябре, җомга

   2021 елның 26 ноябрь көнендә «Югары-Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йортында»  тәрбияче Сираҗиева Гөлчәчәчк Фәһметдин кызы «Яратканнарыма бүләк» дигән темага открытка ясатты.

 

 Максат:

  • балаларны чәчәк композициясе төзергә һәм клей белән ябыштырырга өйрәтү;
  • кул чукларын ныгыту, иҗади карашларын булдыру;
  • уңай хисләр тудыру.

 

   Үз кулларыбыз белән ясалган открытка- яраткан тәрбиячелеребезгә, укытучыларыбызга, кече тәрбиячелеребез өчен искиткеч бүләк. Чөнки, ул күңелнең бер кисәген һәм мәхәббәт тамчысын үзендә саклый. Открытка ясаган вакытта, кемгә бүләк итәчәгебезне белеп ясыйбыз. Мондый открытканы алу икеләтә күңелле, чөнки аның җылы һәм шатлык бүләк итү теләге белән эшләнгәнен беләсең бит.                

Һәр ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә «Әниләр көне»билгеләп үтелә. Бәйрәм алдыннан, тәрбияче ярдәме белән балалар «Яратканнарыма бүләк» дигән темага  открытка ясадылар. Открыткаларны төрле чәчәкләр белән бизәделәр, ябыштырдылар. Соңыннан, открыткаларга «Әниләр көне» беләндигән котлау сүзләре язылды. Открыткалар бик матур ясалды,ә котлау сүзләре чын йөрәктән язылган иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International