«Кәеф-бар»да кунакта»

2021 елның 23 ноябре, сишәмбе

20 ноябрь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында «Кәеф-бар»да кунакта» дип исемләнгән күңел ачу чарасы үткәрелде. Дуслар белән очрашу – һәрвакыт шатлыклы вакыйга. Күңелле сөйләшүләр, яңалыклар турында фикер алышу, елмаюлар һәм дәртле көлү кич утыруларның аерылгысыз өлеше бер өлеше. Дөрес, соңгы вакытта яхшы тенденция күзәтелми – кешеләр телефоннарга "бәйле" һәм еш кына гаджетлардан башка ничек күңел ачу мөмкинлеген дә  белмиләр. Барлык очрашулар да «В контакте» челтәрендәге мәзәкләр һәм «Instagram»нан кызыклы постлар карау астында уза. Ә без ялларны төрлеләндерергә булдык һәм «Каеф-бар»да кунакта» дигән  кич утыруга  тукталдык. Алдан ук меню һәм аш-су бәяләре белән таныштык, авыл мәдәният йортына заказлар китереп бирү турында сөйләштек. Берничә кызыклы уеннан торган күңелле программа  әзерләдек. Ул уеннарны уздыру өчен бернинди дә мобиль җайланмалар кирәк булмады. Без балачагыбызны искә төшердек, чын-чынлап дуслар белән аралаштык, бер-беребезгә тагын да якынайдык. Чара ахырында барыбыз да, хәтта хәзерге заманда да техника һәм модалы кушымталардан башка күңел ачарга мөмкин икән, дигән бердәм фикергә килделәр. Кичә бик күңелле үтте һәм барыбыз да аннан канәгать калдык.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International