«Планетада барысына да кояш бер яктырта»дип исемләнгән танып-белү сәгате

2021 елның 19 ноябре, җомга

Балаларны «толерантлык» төшенчәсе, толерант шәхеснең төп сыйфатлары белән таныштыру; үз-үзеңне һәм башка кешеләрне дөрес һәм тулы итеп танып белү сәләтен үстерү максатыннан, 17 нче ноябрь көнне Лесхоз мәдәният йорты һәм Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбе хезмәткәрләре «Планетада барысына да кояш бер яктырта»дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр. Яхшылык һәм явызлык ... мәңгелек темалар. Толерантлык-ул шәфкатьлелек, кайгырту, күңел игелеге, ул мәрхәмәтлек, хөрмәт, ул-дуслык, сабырлык, башкаларның фикерләрен хөрмәт итү, игелеклелек, ачык йөзлелек, үз-үзеңне тоту һәм башкалар үзенчәлекләрен аңлау, шатлык бүләк итә белү.....Менә шул хакта сүз барды да. Балалар үзләре дә актив булдылар, һәрберсе  игелек һәм яхшылык турында үзенең тарихын сөйләде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International