«Без терроризм һәм экстремизмга каршы»

2021 елның 16 ноябре, сишәмбе

13 ноябрь көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында китапханәче белән берлектә яшьләр өчен «Без терроризм һәм экстремизмга каршы» дип исемләнгән чара булып узды. Яшүсмерләр теракт куркынычы янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, яшьләрне террорчылык һәм экстремистлык эшчәнлегенә җәлеп итү, террорчылык актларын әзерләү һәм гамәлгә ашырган өчен билгеләнгән җаваплылык белән таныштылар. Чара барышында терроризмның бер гаепсез кешеләрнең үлеменә китерүе, балаларга зыян салуы, социаль киеренкелек тудырып,  матди байлыкларны, кешеләрнең гадәти тормыш рәвешен җимерүе турында сөйләнде. Чарада катнашучылар, толерантлык, бер-береңне хөрмәт итү һәм уяулык кына терроризм һәм экстремизмның социаль базаларын кисәтергә, җинаятьчеләрне җәмгыятьтә яклаучысыз калдырырга мөмкинлек бирәчәк, дигән нәтиҗә ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International