Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән килде:
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында консультация-кисәтү
15 ноябрь 18 сәгатьтән 16 ноябрь 18 сәгатькә кадәр.
2021 елның 16 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән :
төнлә һәм көндез юлларда бозлавык;
көндез көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр (Казанда 17 метрга кадәр), күз күреме 1-2 километрга кадәр начарлану белән кыска вакытлы буран көтелә.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.