Көзге бал

2021 елның 15 ноябре, дүшәмбе

11 ноябрь көнне Юлбат авыл мәдәният йортында “Көзге бал” бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм КВН формасында үтте. Программада төрле конкурслар, уеннар уйнатылды, уеннар җырлар белән үрелеп барылды. Юлбат төп белем бирү мәктәбенең иң күңелле һәм тапкыр укучылары ярышты, ә аларның чыгышын жюри әгъзалары - Юлбат мәдәният йорты, Тенеки авыл клубы һәм китапханә мөдирләре бәяләде. Тамашачылар балаларны үзләренең елмаюлары һәм алкышлары белән хуплады. Балаларның барлык тырышлыклары бәяләнде һәм барлык конкурслардан соң да җиңү яулаган балаларга урыннар бирелде һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Кичә ахырында дискотека оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International