Олы Нырты авыл китапханәсе, Чәбия Чүрчи авыл клуб мөдире белән берлектә , Татарстан Конституциясе көненә багышлап, "Конституция — Татарстанның төп законы" дип исемләнгән «Башваткыч» интеллектуаль уены үткәрделәр. Балалар Татарстан флагы һәм гербы, әлеге символлар төсләренең нәрсә аңлатканы, табигать, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы, республика халыклары фольклоры турындагы сорауларга җавап бирделәр.