"Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты"ның "Шәфкатьлелек" бүлегендә "Балалар әкият ясый" дип исемләнгән рәсемнәр конкурсы.

2021 елның 12 ноябре, җомга

2021 елның 11 ноябрендә "Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты"ның "Шәфкатьлелек" бүлегендә  тәрбияче Тимергалиева А.Н.  "Балалар әкият ясый" дигән рәсемнәр конкурсы үткәрде.

Максат: балаларда әкиятләргә карата кызыксыну уяту, сәнгатькә  уңай караш формалаштыру, иҗади күзаллауны үстерү.

Балалар бик күп әкиятләр беләләр, һәрвакыт аларны зур кызыксыну белән тыңлыйлар, яратып сөйлиләр һәм аларны рәсемгә төшерәләр. Бүген дә эш кайнап торды. Балалар бик тырышып, яраткан әкият геройларының рәсемнәрен ясадылар. Бигрәк тә "Йомры икмәк", "Теремкәй", "Алтын балык" әкиятләрен үз иттеләр. Конкурс азагында нәтиҗәләр ясалды, балалар канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International