«Ил бердәм булганда, ул җиңелмәс"танып-белү сәгате

2021 елның 12 ноябре, җомга

Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Ил бердәм булганда, ул җиңелмәс» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр. Чара башында без балалар белән Халыклар бердәмлеге турында әңгәмә кордык. Презентацияне карадык. Карау барышында балаларда берничә сорау туды, аларга без бергәләп җаваплар таптык.

   Чара уеннар белән дәвам итте, анда балалар берләштеләр, бер-берсенә ышана алдылар. Балаларга уеннар бик ошады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International