6 ноябрь көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Юлбат төп мәктәбенең «Хыял» мәктәп яны лагере балалары белән «6 ноябрь-Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителү көне» исемле викторина үткәрделәр. Чарада катнашучылар безнең республикада Конституция кабул итү тарихын белделәр, презентация күрсәтелде. Балалар викторина сорауларына актив җавап бирделәр, бер-берсенә туган якның тарихы һәм мәдәни традицияләре турында сөйләделәр. «Республикам минем Татарстан»-китап күргәзмәсе оештырылды, күзәтү үткәрелде.