Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә,Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннаң “Мин кулыма китап алам” дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр. Уеныбыз 5 өлештән торды: 1 нчесе “Тел – милләт бизәге”- мәкальләрне дәвам итү, 2 нчесе “Тапкырларга табышмак” - табышмаклар, 3 нче өлеш “Яхшы китап-иң ышанычлы дус” – сынамышларны дәвам итү, 4 нче өлеш - “Серле сандык”- төрле халык әкиятләре, 5 нче өлеш – онлайн- сәхифә Айгөл Әхмәтгалиева “Мин гашыйк булдым” китап презентациясе. Һәр өлештә 3 сорау булды, укучылар сорауларны үзләре сайлап алып 1 минут эчендә җавап бирергә тиеш булдылар, дөрес җавап биргән командага баллар куелып барылды. Укучылар сынатмадылар, актив җавап биреп үз белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр. Әдәби - интеллектуаль уенда актив катнашканнары өчен бүләкләр бирелде.