Халыклар бердәмлеге көненә багышланган "Без көчле бердәм рухлы" дигән патриотик чара. 2021нче елның 3 ноябрь көнне "Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йортын"да тәрбияче Исмәгыйлова Э. Х. җитәкчелегендә халыклар бердәмлегенә багышланган " Без көчле бердәм рухлы " дигән патриотик чара үткәрелде. Барысы 16 бала катнашты. Чараның максаты: -Ватанга мәхәббәт тәрбияләү; -Патриотизм, горурлык һәм халыкка хөрмәт тәрбияләүтәрбияләү; -Бердәмлек хисе тәрбияләү. Әңгәмәдән соң, шигырьләр укыдык, халык бердәмлеге турында презентацияләр карадык, аннан соң балалар белән дуслык хороводы ясарга булдык. Трафаретлардан файдаланып кеше силуэтларын, кием-салымнарын кистеләр. "Кешеләрне" киендерделәр, образларны вак-төяк детальләр белән тулыландырдылар. Биткә тон бирделәр, планетаны ябыштырдылар. Шигырьләр белән тулыландырганнан соң, матур гына котлау плакат барлыкка килде. Барыгызны да Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрик итәбез!