Квест уен «Матур көз турында»

2021 елның 3 ноябре, чәршәмбе

2 ноябрь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен «Барысы да матур көз турында» дигән квест уены оештырдык һәм үткәрдек. Квест-уен-ул зирәклек һәм логик фикерләү, үз талантларын күрсәтү һәм бик күп уңай тәэсирләр алу мөмкинлеге. Балалар өчен төрле бурычлар, уеннар оештырылды, аларны балалар мөстәкыйль хәл итәргә тиеш иде. Кроссвордлар чиштеләр, пазллар җыйдылар, шишкобол уйнадылар, сүзләр уйлап таптылар, биремнәрне чиштеләр. Чара ахырында балалар бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International