Пешекче бәйрәме - шактый яшь бәйрәм, аның датасы 2004 елда ук билгеләнгән. Пешекчеләр көнен 70 илдә билгеләп үтәләр. Төрле кулинария конкурслары, мастер - класслар һәм акцияләр үткәрелә, аларда эре рестораннар һәм кафелар пешекчеләре, туротармак вәкилләре катнаша. Кулинарларга бәяне аларның тәме өчен генә түгел, ә әзерләү тизлеге өчен, шулай ук ризыкның тышкы кыяфәтенә дә куялар. Тәмле ризык, аппетит һәм оригиналь ашлар әзерли белү - безнең хөрмәтле пешекчеләргә хас булган чын сәнгать. 20 нче октябрь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Саба урман хуҗалыгы пешекчеләрен бу бәйрәм белән котладылар, концерт номерлары белән чыгыш ясадылар, бу аларга бик тә ошады.