Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Лесхоз бистәсе китапханәчесе белән берлектә Бөтендөнья кул юу көне уңаеннан «Мойдодыр» әкиятен сәхнәләштердек. Бөтендөнья кул юу көне ел саен 15 октябрьдә билгеләп үтелә. Аның максаты-кулларны юу мөһимлеге һәм ничек дөрес итеп моны эшләргә кирәклеге турында искәртү. Балаларны иң кечкенә яшьтән үк гигиенага өйрәтергә кирәк. Гигиена сәламәтлек нигезе. Без балаларга Чуковскийның «Мойдодыр» әкияте ярдәмендә бөтен мәгълүматны җиткердек. Балалар бик канәгать калдылар һәм безнең белән актив катнаштылар.