Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре " Кызлар төрле була..." дип исемләнгән Бөтендөнья кызлар көне уңаеннан кызыклы чара үткәрделәр. Без балаларны әлеге бәйрәм белән таныштырдык. Бу бәйрәмнең ничек барлыкка килүе һәм бүгенге дөньяга аның ни өчен кирәк булуы турында сөйләделәр. Балаларда кызларга, булачак әниләргә һәм әбиләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итү турында сөйләштеләр. Кызлар өчен төрле кызыклы уеннар, сораулар уйнатылды. Чара бер сулышта, күңелле үтте.