“Көзнең якты төсләре”

2021 елның 26 октябре, сишәмбе

Табигать һәрвакыт үзгәреп тора. Ел фасыллары үзгәргән саен, табигать яңа киемнәрен кия. Менә хәзер дә, үзенең алтын яфраклары белән табигатьтә көз хакимлек итә. Бу ел фасылы башкалары арасында иң матуры. Чөнки урманнар һәм болыннар  кабатланмас төскә керәләр. Көзге урман әкияттәгечә матур.  Тимершык авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар белән берлектә “Көзнең якты төсләре” исеме астында табигатькә экскурсия оештырдылар. Балалар табигать белән сокландылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International