ISSF Президенты Кубогы

2021 елның 26 октябре, сишәмбе

        Ларнака (Кипр) шәһәрендә стендка ату буенча ISSF Президенты Кубогы ярышлары тәмамланды. Турнир 2021 елның 19-24 октябрендә Ларнакада Олимпия стенды территориясендә узды. Турнирда иң яхшы дөньякүләм 48  спортчы  көч сынашты. Алар барлыгы 6 категориядә катнашты: ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында скит һәм трап, шулай ук катнаш парлар.  Әлеге ярышта Татарстаннан 3 спортчы бар иде.  Шул  спортчылар арасында Саба районыннан «Сабантуй» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче, стендка ату буенча халыкара класслы спорт мастеры Зилә Батыршина яхшы нәтиҗәләргә иреште. Ул  шәхси турнирда бронза медаль яулады. Зиләне чираттагы якты казанышы белән котлыйбыз, яңа җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International