“Халкым уеннары”

2021 елның 26 октябре, сишәмбе

23 октябрь көнне Иштуган авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре яшьләр белән "Халкым уеннары"дип исемләнгән танып-белү-уен программасы үткәрделәр. "Яулык", "өченче артык", "Кошки-мышки", "Алтын капкалар", "Заря-заряница", "Лапти", "Түбәтәйле", "Урындык алыш"кебек уеннар уйнадылар. Катнашучыларның һәркайсы үзләрен җитезлек, зирәклек, хәрәкәтчәнлек һәм үзгәргән хәлләргә тиз арада җавап бирә белүләрен тикшерде. Алар бик күп уңай һәм яхшы кәеф алдылар. Мондый чаралар үсеп килүче буынны тәрбияләүдә бик мөһим. Халык уеннары акыл, характер, ихтыяр тәрбиясенә зур йогынты ясый, әхлакый хисләрне үстерә, физик яктан ныгыта, рухи кәеф, халык иҗатына карата кызыксыну тудыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International