Хезмәтенә күрә хөрмәте!

2021 елның 26 октябре, сишәмбе

         Кешенең эшенә, куйган хезмәтенә карап бәялиләр диләр. Җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" җәмгыяте терлекчесе Хайретдинов Илсур Мансур улы , шушы көннәрдә зур хөрмәткә ,Саба муниципаль районы  башлыгы Р.Н.Миннихановның Рәхмәт хатына лаек булды.

         Илсур Мансур улы узенең хезмәт юлын 1980 елдан, шушы җәмгыятьтә терлекче булып башлап җибәрә .Ике ел армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң яңадан шул һөнәрне сайлый .Аның терлекчелектәге  гомуми хезмәт стажы 39 ел.

      " Игенче" ҖЧҖ җитәкчесе Зарипов Алмаз Зөфәрович  хезмәт алдынгысын чын күңелдән котлап,  сәламәтлек, гаилә бәхете , хезмәт уңышлары теләде.теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International